Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Осланда «Каенкай » балалар бакчасы территориясендә рәсми рәвештә автошәһәрчек ачылды

Быел җәй айларында Югары Осланның «Каенкай» балалар бакчасында файдалы һәм кирәкле үзгәрешләр булды. Бакча территориясендә җәяүлеләр кичүләре, юл билгеләре һәм башка элементлары булган үзенчәлекле автошәһәрчек барлыкка килде.

Билгеләр белгечләр тарафыннан гади буяу белән түгел, ә махсус, тузуга чыдам буяу белән ясалган. Эшләр мәктәпкәчә оешмада ЮХИның Казан шәһәре буенча территориаль идарәсенә мөрәҗәгате буенча һәм ТИ профилактика секторы белгече Кристина Миңнуллина ярдәмендә башкарылды.

Хәзер балалар махсус һәм махсус булмаган җәяүлеләр кичүендә юлны имин кичү күнекмәләрен үзләштерә алалар, юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән танышалар. Моннан тыш, мәйданчык балаларга велосипедта куркынычсыз йөрүне үзләштерергә мөмкинлек бирәчәк.

Шушы көннәрдә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы кысаларында, Автошәһәрчекнең рәсми ачылышы булды. Өлкән һәм әзерлек төркемнәрендәге балалар җәяүлеләр һәм велосипед йөртүчеләргә бүленеп, төрле юл ситуацияләрен модельләштерделәр һәм практикада алардан ничек чыгарга икәнен ачыкладылар. Балаларга тәрбиячеләре дә, кунаклар да булышты: Россия Эчке эшләр министрлыгының «Югары Ослан» дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе начальнигы Руслан Сафиуллин, район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты Наталья Сәйфетдинова һәм территориаль идарәнең профилактика секторы белгече Кристина Миңнуллина.

Балалар шулай ук кунакларны ЮХИ темасына шигырьләре, сәхнә әсәрләре һәм флешмоб белән сөендерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев