Югары Осланда Яшьләр көнен билгеләп үттеләр
Яшьләр көнен һәм наркотикларга каршы айлыкны билгеләп үтү кысаларында Яшьләр клубы “Чемпион” спорткомплексы белән берлектә «тактик уеннар» үткәрде. Әлеге уеннар ТР Рәисе грантын гамәлгә ашыру кысаларрында узды.
«Чемпион» спорткомплексы базасында Яшьләр көне уңаеннан 3х3 баскетболы узды. Анда - трибуналар шаулап торды, катнашучыларрның хис-кичерешләре ташыды. Ә шул ук вакытта мәдәният һәм ял паркы янындагы урманчыкта да көрәш кайнап тора иде - анда страйкбол буенча катгый турнир узды. Тактик көрәш һәм төз атулар көнне чын ир-атлар спорты белән тулыландырды.
Татарстан Республикасы Рәисе гранты ярдәмендә балалар өчен бай эчтәлекле программа булдырылды, анда һәркем җитезлек, тапкырлык һәм командада эшли белү сәләтен күрсәтә алды. Уеннар күңел ачу гына түгел, ә начар гадәтләргә бик яхшы альтернатива булды — актив ял яшьләргә сәламәт яшәү рәвешен сайларга ярдәм итә.
Балалар дәртләнеп сынауларны җиңделәр, тактика уйлап таптылар һәм бер-берсенә ярдәм иттеләр - чын команда рухы һәм лидерлык сыйфатлары нәкъ менә шулай формалаша.
Шулай ук Яшьләр көнен бәйрәм итү кысаларында Яшьләр сәясәте оешмаларын бүләкләү һәм грантлар тапшыру тантанасы узды. Югары Осланның Яшьләр клубы БПЛА буенча проектларны гамәлгә ашыруга грант алды. Димәк, алда бик күп текә активлыклар: дроннар белән идарә итәргә өйрәтү, җыю, программалаштыру, ярышлар һәм башкалар көтә. Бүләкне шәхсән ТР Яшьләр министры А.Р. Кадыйров үзе тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев