Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Осланда Гаилә бәйрәме узды

Кунакларны Югары Ослан мәдәният йорты янындагы #НадоПаркИнде каршы алды.

Халыкара гаилә көне экопаркта ата-аналар һәм балалар катнашында узды.  

Инде дүртенче тапкыр традиция буенча Үзәк китапханә, Туган якны өйрәнү музее һәм район Мәдәният йорты хезмәткәрләре үзләренең оригинальлеге белән таң калдыра торган интерактив программалар әзерлиләр. Ә балалар сәнгать мәктәбе тәрбияләнүчеләре үзләренең якты иҗади номерларын бүләк итәләр. "Островок надежды" үзәгенең социаль хезмәткәрләре кызыклы иҗади мастер-класслар оештырдылар. "Чемпион" спорт комплексы яшьләр һәм спорт бүлеге белән берлектә спорт зонасы оештырып, ГТО нормативларын тапшырырга мөмкинлек тутырдылар.  

Паркның һәр кунагы мавыктыргыч уеннарда уйнады, викторина сорауларына җавап бирде, ГТО нормативларын тапшырды, төрле гипс фигураларын, брошьлар ясады, импровизацияләнгән буадан балык тотты. Чарада  әлбәттә татлы мамык һәм поп-корн белән сыйланырга була иде.

Җылы, кояшлы һава торышы, уңайлы атмосфера, мавыктыргыч уеннар, тере тавышка җырлар башкару - болар барысы да гаиләләргә вакытны бу искиткеч язгы көндә бик яхшы итеп үткәрергә мөмкинлек бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев