Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Осланда Балаларны яклау көнен билгеләп үттеләр

Мәдәният һәм ял паркында балалар үзләренең бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.

Иртәдән район балалары стадионда мини-футболда ярыштылар. Паркта бәйрәм сәүдәсе, конкурс һәм уен мәйданчыклары, мастер-класслар оештырылган иде. 

Балаларга бәйрәмне район социаль яклау үзәге, өстәмә белем бирү үзәге, балалар китапханәсе, балалар сәнгать мәктәбе, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре әзерләде.

Бәйрәмнең рәсми өлешендә балаларны район башкарма комитеты җитәкчесе Максим Черменский тәбрикләде һәм аларга күңелле, мавыктыргыч һәм сәламәтлек өчен файдалы итеп җәйге каникуллар үткәрүне теләде. Шулай ук Максим Михайлович җирле «Алдынгылар хәрәкәте» җитәкчесе Николай Бурдин белән берлектә мини-футбол ярышларында җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. Икенче һәм өченче урыннарны Югары Ослан командасы яулады, беренчелек - Яр Моркваш командасында. 

Аннары “Йолдызлык” республика фестивалендә катнашучы балалар, рәсем конкурсында җиңүчеләр, лауреатлар бүләкләргә лаек булды.

Ә инде рәсми өлештән соң сәхнәгә бер-бер артлы районыбызның яшь талантлары чыкты. Рус, татар телендә җыр һәм биюләр беркемне дә битараф калдырмады.

Шул ук вакытта бәйрәмнең төп кунаклары- Югары Ослан балалары – төрле конкурсларда катнаштылар. 

Эш вакытында үзләренең вазифаларын башкарганда кырыс Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре -  инспекторлар һәм янгын сүндерүчеләр балаларга оператив машиналарда утырырга, сиреналарны кулланырга һәм янгын сүндерүче костюмын кияргә мөмкинлек бирделәр.

Бәйрәм азагында балаларга һәм яшьләргә фәнни-химик шоу үткәрелде: балалар сыек азотны куллануның ачык мисалын күрделәр.

Бәйрәм кунаклары чарадан яхшы кәеф белән һәм бүләкләр белән таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев