Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Ослан урта мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары мастер-класста катнаштылар

Мастер-класс Ак торналар көненә багышланган иде. Ак торналар көне - барлык сугышларда һәлак булганнарны искә алу көне, бөтен ил буйлап - 22 октябрьдә билгеләп үтелә. Бәйрәм исеме Расүл Гамзатовның популяр шигыре «Торналар»дан алынган.

Торналарның милләте юк - алар сугыш кырларында һәлак булганнарның барысын да символлаштыра. Элеккеге Советлар Союзының төрле почмакларында ак торналарга 24 һәйкәл куелуы очраклы хәл түгел. Бу безнең барыбызны да истәлек, уртак тарих, уртак туганлык берләштерүе турында сөйли.

“Пушкин картасы” проекты кысаларында Үзәк район китапханәсе хезмәткәрләре Югары Ослан мәктәбенең өлкән сыйныф укучыларын “Торналар - тынычлык һәм хәтер символы” дип аталган слайд белән таныштырдылар.

Укучылар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында белделәр, Расул Гамзатовның «Торналар» әсәре, Бөек Ватан сугышында совет халкының үлемсез батырлыгына багышланган шигырьләре белән таныштылар. "Оригами" техникасында кәгазь торналар әзерләү буенча мастер-класста катнаштылар, аннары аларны шарлар белән бергә һавага җибәрделәр.

Торналар
Уйларымда – сугыш яланыннан
Кайталмыйча калган солдатлар
Җиргә түгел , күккә ашканнар да
Торна булып кире кайталар.
Шул чорлардан каңгылдашып очкан
Торналарның моңсу тавышы
Үзәкләрне өзә!
Без тын калып
Озатабыз төбәп карашны...
Очып бара торна көтүләре
Кичке кызыл шәфакъ нурында.
Чылбыр булып очкан торналарның
Арасында миңа урын бар...
Бер көн килер – шул торналар белән
Талпынырмын соры киңлектә!
Күк гөмбәзен ярып сәләмләрмен
Җирдә калганнарны биектән!...

Расул Гамзатов
(Мөхәммәт Минбагис тәрҗемәсе)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев