Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Ослан тарихында беренче тапкыр “Сәхнә көзгесе” татарча балалар театры фестивале узды

Чара Югары Ослан сәнгать мәктәбендә үткәрелде. Фестиваль район мәгариф бүлегенең “Сәхнә көзгесе” Республика милли балалар театр фестивален үткәру турындагы кагыйдәләренә нигезләнеп үткәрелә.

Чара өч этапта үтәчәк: беренче этап-муниципаль  районнарда үтәчәк, икенче этап дистацион формада, ә өченче йомгаклау этабында катнашучылар Казанга чыгыш ясарга сентябрь аенда “Сәйяр” республикакүләм татар балалар фестиваленә чакырылачак.

Фестивальнең максаты:

-яшь буынның татар язучылары һәм драматурглары иҗатын  өйрәнүгә этәрү

-укучыларның игътибарын театр сәнгатенә җәлеп итү

-балаларга һәм үсмерләргә сәнгати эстетик һәм әхлакый тәрбия бирү

-иҗади сәләтле укучыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү

Фестивальне оештыручылар : Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы, театр эшлеклеләре берлеге, АҖ “Татмедиа” ның “Сәхнә”, “Салават күпере” җурналы редакцияләре

Муниципаль этапта  фестивальдә “Каенкай” балалар бакчасының ”Кечкенә йолдызлар”, Югары Ослан гимназиясе “Хәзинә”, “Кояшкай” балалар бакчасының “Дуслык”, Печище балалар бакчасының “Балачак”, Югары Ослан урта мәктәбенең “Нәни йолдызлар”, Яр Морквашы мәктәбеннән “Кояшкай” , Макыл мәктәбенең “Кызлар-йолдызлар”, Татар Борнашы мәктәбенең “Шүрәле”, Шеланга мәктәбенең “Дуслык” , Коргуза мәктәбенең “Өмет”, Иннополис мәктәбенең  “Театр сәхнәсендә”  исемле театраль коллективлары чыгыш ясадылар.

Жюри әгъзаләре арасында якташыбыз Муса Җәлил премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе ,композитор, бик күп җырлар авторы Риф Гатауллин булуы үткәрелгән чарага тагын да дәрәҗәле төсмер  өстәде.

Фестивальне ачып  Бөтендөнья татар конгрессының Югары Ослан  бүлекчәсе җитәкчесе Гөлгенә Дәүләтшина 2023 нче елны Республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнеханов “Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы “ дип игълан иткәнен искәртеп үтте, чыгышында балаларны әзерләгән остазларга, сәхнәгә чыгачак балаларга рәхмәтен белдерде, чараның бик  мөһим һәм дәвамлы булуын теләде. Фестивальнең максаты балаларны берләштерү, аларны сәхнәдә бергә күрү, аларның талантын ачу, туган телебезгә, илебезгә мәхәббәт уяту. Чараның традициягә әйләнеп, елда үткәрү максаты булуын ассызыклап үтте. Районның мәгариф бүлеге мөдире Рәзилә Яковлева җитәкче буларак кына түгел, ә баласының татар классында укыган әни буларак та фестивальне оештыруны бик кирәкле,әһәмиятле, кызыклы булуын, балаларны, остазларны, ата-аналарны бергә җыючы чара булуын да әйтеп узды.

Музыкаль өлешне пианист, Татарстанның атказанган, Татарстанның халык артисты Марат Фәрит улы Сираҗетдинов ачып җибәрде.

Алып баручы  гимназиянең полилингваль классы укытучысы Алсу Сибгатуллина театраль коллективларга сүз бирде. “Каенкай” балалар бакчасы Нәби Дәүлинең “Җырлап узган җәй”, “Кояшкай” балалар бакчасы “Дустым бар” музыкаль әкиятен, Н.Ш.Зиннуров исемендәге гимназия Габдулла Тукайның “Эш беткәч уйнарга ярый” әсәрен , Печище  балалар бакчасы Муса Җәлилнең “Карак песи”, Югары Ослан мәктәбе В.Сутеевның “Бер капчык алма”, Яр Морквашы мәктәбе Габдулла Тукайның “Шүрәле” әсәрен, Макыл мәктәбе  татар халык әкияте “Өч кыз”ны, Шеланга мәктәбе  “Йомры икмәк” әкиятен, Коргуза мәктәбе Габдулла Тукайның  “Эш беткәч уйнарга ярый”, Иннополис мәктәбе Туфан Миннуллинның “Акбай һәм сарык малае” әсәрләрен сәхнәләштергән.  Театраль коллективлардан башка гимназия укучылары Байматова Мәрьям, Яковлева Аделина “Әниемә булышам” шигырен,Матюшинодан Фәнил Җиганшин “Гармун алыйк әле дуслар” җырын, Октябрьский поселогыннан Азизов Камил баянда  Салиховның “Вальс” әсәрен, Түбән Осланнан Шайдуллин Радэль “Туган ил” шигырен, Печищи мәктәбе  егетләре Сөләйманов Әнвәр, Садертдинов Тамерлан    “Яз килә” җырын, Югары Ослан мәктәбеннән  Савичева Анастасия һәм Исхакова Камилла “Гөлләр” җырын, Куралово мәктәбе төркеме “Татар халык биюен”, Кураловодан Прохорова Лиза “”Әби-әбекәй” җырын, Иннополистан Гафиятуллина   Динә мәшһүр Илһам Шакировның яратып җырлаган “Бик еракта идек без” җырын башкардылар.

Чыгыш ясаучы яшь артистларның, театраль коллективларның киемнәре, чыгышларына әзерләгән декорацияләре  соклану уята, аларның нинди дәрәҗәдә тырышып, күңел биреп   фестивальгә әзерләнгәннәрен күрсәтә.

Өч сәгатьтән артык барган фестиваль ахырына якынлашты. Жюри әгъзасе Риф Гатауллин чыгышында  чакыруга рәхмәт белдереп, Югары Осланда ниһаять боз кузгалды, бүгенге чараның бик күркәм күренеш ,күптән көтелгән вакыйга булуын, рус телле балаларның да фестивальдә теләп катнашып, татар телендә сөйләүләре, җырлаулары соклану ,шатлану , горурлану хисләрен уятуын әйтте. Риф Хобулла улы “Каенкай” балалар бакчасы, Иннополис мәктәбе театраль  коллективларына югары бәя бирде.

Районның клуб системасы мөдире Лилия Галимуллина  фестивальдә катнашкан балаларга соклануын белдерде,аларны “сез безнең геройларыбыз”,- дип атады.Театраль коллективларның остазларына  рәхмәтен җиткереп , телебезне тирәнрәк өйрәнергә кирәклеген, туган телебездә сөйләшергә , башка милләт балаларына да татар телендә сөйләшергә тырышырга кирәклеген әйтте.

Йомгаклау сүзе белән татар хатын-кызларының “Ак калфак” район иҗтимагый  берләшмәсе җитәкчесе Әлфия Минхаҗева чыкты, фестивальне оештырган мәктәп, балалар бакчасы хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары тапшырды.

Ахырдан барлык катнашучы балалар, аларның остазлары, чараны оештыручылар, жюри әгъзаләре бергәләшеп истәлеккә фотога төштеләр.

Чарада катнашучыларның, тамашачыларның теләкләрен әйтми китү дә дөрес  булмас:

 – алдагы елларда үткәреләчәк фестивальдә катнашучыларны яшь категорияләренә бүлеп аерым көннәрдә  үткәрү ( алдагы елларда катнашучы балалар бакчалары, мәктәпләр күбрәк булыр дигән өмет бар )

-чараны район мәдәният йортында үткәрү театраль коллективларга җайлырак һәм уңайлырак булыр иде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев