Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Ослан табиблары үпкә ялкынсынуының (пневмония) куркынычы турында искә төшерделәр

Бу йогышлы-ялкынсыну авыруы иң авыр нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, шуңа күрә авыруның беренче билгеләрендә үк хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Көзге-кышкы чор традицион рәвештә респиратор авырулары белән чирләүнең артуы белән характерлана, алар арасында иң куркынычы булып  үпкә ялкынсынуы тора. 

Югары Ослан үзәк хастаханәсе мәгълүматлары буенча, 2024 ел башыннан дәвалау оешмасына 20 дән артык кеше пневмония белән хастаханәдә дәваланган. Авыручылар барысы да кирәкле дәвалау узган, әмма алар табиблар контроле астында кала. Авыручылар арасында өлкәннәр генә түгел, балалар да бар.  

Пневмония - бактерияләр, вируслар, гөмбәчекләр, споралар китереп чыгарган үпкәләрнең инфекция-ялкынсыну авыруы. Мөстәкыйль патология буларак барлыкка килергә яки сәламәтлеге белән башка проблемалар (грипп, иммунодефицит, вируслы ялкынсылу һәм башкалар) агымын катлауландырырга мөмкин. Авыру кеше тормышының сыйфатын сизелерлек киметә һәм вакытында башланган дәвалану булмаса, үлем белән тәмамлануга кадәр җитди катлаулануларга китерергә мөмкин.  

"Үпкә ялкынсынуы берничә төрле була, әмма зарарлану табигатенә карамастан, авыру куркыныч. Квалификацияле медицина ярдәмен алу өчен озаграк мөрәҗәгать итмәсәң, сәламәтләнү авырга туры киләчәк. Шуңа күрә без район кешеләрен беренче билгеләр буенча ук: йөткерү, күкрәктә авырлык хисе, тын кысылу, тын бетү, сулыш алу кыенлашу башланса, шунда ук хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә чакырабыз. Бигрәк тә мондый симптомнарны сез балада күзәтсәгез - нәкъ менә балаларда үпкә ялкынсынуы авыр бара һәм җитди катлауланулар калдырырга мөмкин ", - дип мөрәҗәгать иттеләр Югары Ослан хастаханәсендә.  

Шулай ук табиблар үпкә ялкынсынуын һәм башка респиратор авыруларны профилактикалауның төп кагыйдәләре турында да искәртте:

  1. Кул гигиенасын саклагыз. Кулларыгызны сабынлы су белән мөмкин кадәр ешрак юыгыз, бигрәк тә йөткерткәннән, төчкергәннән соң. Шулай ук спирт нигезендә кулларны эшкәртү чаралары да нәтиҗәле булып тора.  
  2. Йөткергәндә яисә төчкерү вакытында авызыгызны һәм борыныгызны кәгазь тастымал белән каплагыз. Тастымалларыгыз булмаса, йөткергәндә яки төчкергәндә терсәгегез белән яки кулбашыгыз белән капларга була.
  3. Тәүлегенә 3-4 тапкыр бинада 20-30 минут җилләтү үткәрергә кирәк.
  4. Әгәр сез яки сезнең балагыз авырып китсә, өйдә калыгыз, һәрхәлдә, 24 сәгать дәвамында температура төшкәч яисә аның симптомнары юкка чыккач (һәм авыру температура  төшерә торган даруларны кабул итмәгән очракта). Вирус таралуны булдырмау өчен, авыру укучы өйдә калырга тиеш.  
  5. Гаиләнең барлык әгъзалары сезонлы грипптан прививка ясатырга тиеш. Профилактика максатларында шулай ук 2-5 яшьлек балаларны, хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле затларны да, шулай ук үпкәләрнең хроник авырулары белән интегүче 60 яшьтән өлкәнрәк затларны да кертеп, пневмококк инфекциясенә каршы иммунизация тәкъдим ителә.

"Бу элементар кагыйдәләрне үтәү теләсә нинди һава шартларында да сезнең һәм якыннарыгызның сәламәтлеген саклап калырга мөмкинлек бирәчәк!", - дип искәртте медицина хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев