Районда планлаштырылган мәйданның өчтән береннән артыгы суктырылган инде, 10 мең тоннадан артык бөртекле һәм кузаклы культуралар җыелган.
Районның авыл хуҗалыгы оешмалары планлаштырылган бөртекле һәм кузаклы культураларның 33% суктырып, 10 157 тонна уңыш алдылар. Район буенча уртача уңыш гектардан 31,1 центнер тәшкил итә, бу кыр эшләренең тотрыклы темплар белән баруын күрсәтә.
Урып – җыю темплары буенча «Коргуза» ҖЧҖ алда бара, анда барлык мәйданның 71,9% ы җыелган, уңдырышлылык-38 ц/га., хуҗалык 4011 тонна ашлык суктыра алган - бу районда иң яхшы күрсәткеч.
«Восток Зернопродукт» АҖ лаеклы нәтиҗәләр күрсәтә: уңдырышлылык - 26,5 ц/га, алар 982 га суктырган, 2603 тонна ашлык алынган. «Прокопьева А.И.» КФХ планны 31% үтәгән, 1244 тонна уңыш җыйган, уңдырышлылык -32,6 ц/га.
Урып-җыю эшләре башланмаган «Белая Утка» ҖЧҖ ситуациясе аерым игътибарны таләп итә. Шул ук вакытта «Заря» ҖЧҖ да кыр эшләренә керештеләр, әмма әлегә барлык мәйданның 22,9% гына эшкәртелгән, уңдырышлылык - 30 ц/га.
Район игенчеләре, уңай һава шартларыннан нәтиҗәле файдаланырга тырышып, урып-җыю эшләрен дәвам итәләр. Кампаниянең ахыргы нәтиҗәләре якындагы атналарда билгеле булачак.
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев