Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Ослан районында “Татар халык җәүһәрләре” бәйрәме узды

Бәйрәмнең мәртәбәле кунагы Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Риф Гатауллин булды.

Матюшино мәктәбендә “Татар халык җәүһәрләре”- милли мәдәният бәйрәме  үтте. Чараны  “Көй белән канатланган сүз” проекты кысаларында  Муниципаль мәдәният һәм сәнгать оешмаларының иҗат коллективларына  ярдәм итү өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте Гранты алган Матюшино авыл китапханәсе  оештырды.

Бәйрәм кунаклары - район китапханәсе бүлеге мөдире Ләйлә Сабирова, Бөтендөнья татар конгрессының территориаль бүлеге рәисе Гөлгенә Дәүләтшина, "Ак калфак" җирле бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Нәзилә Биктаһирова һәм композитор, Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия һәм Татарстан Республикасы композиторлары берлеге әгъзасы Риф Гатауллин.  

Традиция буенча кунакларны татар милли ризыгы - чәк-чәк  белән каршы алдылар. Беренче катта фотозона эшли,  шунда ук  "Онытылмаслык мизгелләр" фотогалереясен карарга була. Икенче катта «Түбәтәй бизибез» остаханәсе эшләде. Башлангыч сыйныф укытучылары үзләренең тәрбияләнүчеләре белән алдан ук картоннан ясап куелган түбәтәйне татар орнаменты белән бизәделәр. 

Татар фольклоры һәм Рифа Гатауллин иҗаты турындагы китаплар белән чарада катнашучылар “Татар мәдәниятенең күп төслелеге” күргәзмәсендә таныштылар. Һәр теләгән кеше рус һәм татар телләрендә кунакның тормышы һәм иҗаты турында авторның култамгасы белән буклет алды. 

Бәйрәмнең беренче өлешендә татар фольклорының байлыгы, аның күпгасырлык тарихы, тел үзенчәлеге, татар халыкның гореф-гадәтләре турында сөйләделәр. Безнең бурыч балаларыбызга татар халыкның кабатланмас байлыгын күрсәтү, яшь буынны аны бәяләргә һәм безнең мәдәниятебезгә сакчыл карарга өйрәтү. 

“Зажигай” бию коллективын, Римма Закированың  нәфис биюен, Гөлгенә Дәүләтшинадан музыкаль бүләкне, Матюшино китапханәсе каршында эшләүче “Яшь күңелләр” клубы әгъзалары башкаруында татар халык җыры “Ай былбылым”ны тамашачылар көчле алкышлар белән каршы алдылар. “Хәзинә” фольклор төркеме башкарган мөнәҗәтләр беркемне дә битараф калдырмады. 

Бәйрәмнең икенче өлеше якташыбыз Риф Гатауллинга багышланды. Риф Хоббулла улы иҗат юлы турында сөйләде, үзенең берничә җырын да башкарды. Ул Илдар Юзеев сүзләренә язылган «Табыйк, әйдә, шундый бер жыр» җыры турында тәфсилләп сөйләде. Тамашачылар  Алмаз Гыйбадуллин һәм «САФ» вокаль дуэты башкаруында  «Без биибез» (халык сүзләре), композиторның М.Әгъләмов сүзләренә язылган «Серле йөрәк»  җырларын яратып тыңладылар.

Олылар белән балалар арасында татар халкы уеннары үткәрелде: «Чабата», «Чат алыш», «Тәм-том», «Кем җитезрәк».

Чараның милли төсмерен бәйрәмне алып баручылар Илгизәр Гаделшин белән Айгөл Нуриева, шулай ук татар костюмнарында чыгыш ясаган артистлар тулысынча ачырга ярдәм итте.

Татар мәдәнияте бәйрәме җылы, күңелле, кызыклы шартларда узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев