Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Ослан районында “Табигатьне саклаучылар” агитбригадасы конкурсы узды

Районда “Табигатьне саклаучылар” темасына экологик агитбригада конкурсы тәмамланды.

Ул балаларны заманның экологик проблемаларына, экологик культураны булдыруга һәм яшь буында актив тормыш позициясенә тарту, шулай ук әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү максатында үткәрелде 

Конкурста район гомуми белем бирү мәктәпләренең 5-8 сыйныф укучылары катнашты. Чарада балалар әкият геройларына әйләнделәр: урман җәнлекләре, күбәләкләр; ә декорацияләр тирә-якта үскән чәчәкләр һәм агачларны күрсәтә иде.  Балалар аңлаешлы мавыктыргыч формада табигатьтәге проблемалар турында фикер алыштылар, табигать белән аралашу культурасы һәм аның байлыгын дөрес итеп файдалану, табигатьнең матурлыгын бәяләп бетергесез булуы турында белделәр.   

Конкурс нәтиҗәләре буенча жюри беренче урынны билгеләмәде, әмма икенче урынны Куралово һәм Татар Борнашы мәктәпләре агитбригадалары алды, ә Октябрьскийдан укучылар өченче булды. Конкурста катнашучыларның барысы да - сертификатлар, ә җиңүчеләр район мәгариф бүлегеннән грамоталар алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев