Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Ослан районында социаль хезмәткәрләр нейробика дәресләре үткәрә

Социаль хезмәткәрләрнең өлкән яшьтәге тәрбияләнүчеләренә, баш миенең сәламәт эшкә сәләтлелеген тәэмин итү өчен, махсус күнекмәләр белән шөгыльләнү мөһим.

"Островок надежды" социаль ярдәм күрсәтү үзәге хәбәр итүенчә, "Демография" милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында социаль хезмәт алучы өлкән яшьтәгеләр белән даими рәвештә нейробика буенча дәресләр үткәрелә.

Нейробика – баш миенең ике ярымшарын да үстерү һәм синхронлаштыру өчен күнекмәләр. Ул хәтер, мантыйк һәм күзаллау өчен зур ярдәм булып тора. Хәзерге көндә  дистәләгән күнегүләр эшләнгән. Алар инсультлардан соң тернәкләнүдә һәм баш миенең төрле җәрәхәтләреннән арынырга ярдәм итә. Сәламәт кеше нейробика белән шөгыльләнеп, бөтен организмның сәламәтлеген яхшыртырга һәм гомер озынлыгын арттырырга мөмкин.

Шулай ук баш мие өчен мондый күнегүләр игътибарны тупларга һәм яңа белемнәрне үзләштерергә, баш мие эшчәнлегенә ярдәм итәргә һәм хәтер начарланудан качарга ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев