Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Ослан районында Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов булды

Илдар Ирек улы гражданнарны кабул итте, шулай ук район территориясендә берничә объектта булды.

Бүген Югары Ослан районында Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов булды.

Эш сәфәре барышында Илдар Ирек улы Яшьләр клубы базасында узган яшь сайлаучылар клубы утырышында катнашты. Шулай ук депутат гражданнарны кабул итте. Хәрби хәрәкәтләр ветераннары өчен шәхси йортларга газ кертү өчен ташламалар мәсьәләләре белән аңа Алексей Балашев мөрәҗәгать итте. Югары Ослан авыл җирлеге башлыгы урынбасары В.Раков И.Гыйльметдинов алдында сукбай этләр турындагы актуаль мәсьәләне күтәрде.   

Илдар Ирек улы шулай ук Югары Ослан урта мәктәбендә булды, анда тәрәзә блокларын алыштыру барышы белән танышты һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының төзелеп килүче бинасын карады.

Эшлекле сәфәрдә И.Гыйльметдиновны район башлыгы Марат Зиатдинов озатып йөрде.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев