Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Ослан районында Өлкәннәр ункөнлеге башлана

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Ирина Алеева өлкәннәр ункөнлегендә узачак чаралар турында сөйләде.

Шимбә көнне, 30 сентябрьдә, район Мәдәният йортында узачак "По волнам памяти" кичәсе белән бәйрәм чаралары башланып китә. Бу көнне район мәдәният йортында сез СССР чорына эләгәчәксез.

   Чара  14.00 сәгатьтә район Мәдәният йорты фойесында оештырылган ярминкә белән ачылачак, анда ветераннар, аларның балалары, оныклары бакчаларында үзләре үстергән яшелчә, җиләк-җимеш,үз куллары белән ясалган төрле эшләнмәләр тәкъдим итәчәк. Сатудан җыелган акчалар МХО ихтыяҗларына тапшырылачак.

  Медицина хезмәткәрләре "Үз кан басымыңны бел" бушлай акциясен уздырачак.

   Чараны оештыручылар килгән кешеләрне пылау, үләнле чәйләр белән сыйлаячак. Кунакларны ретро-концерт көтә, анда безнең район талантлары гына түгел, Чуаш Республикасыннан шаян җырлары белән “Илем” ансамбле килер дип көтелә.   

1октябрьдә барлык авыл җирлекләрендә бәйрәм концертлары уздырыла.

4 октябрьдә Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә пенсия яшендәге гражданнар өчен Эш бирүче көне узачак. Шул ук көнне Үзәк мәйданда авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак. Эшмәкәрләр ветераннарга азык-төлеккә билгеле бер ташлама ясарга әзер булачак. Өйгә кадәр китерү бушлай оештырылачак. Оештыручылар концерт программасы һәм чәй өстәле вәгъдә итә.

1, 4 һәм 5 октябрьдә  Сәүдә-офис үзәгенең өченче катында урнашкан 38 кабинетта, 9.00 дән 12.00 гә кадәр пенсия яшендәге ветераннарга бушлай чәчтараш хезмәте күрсәтеләчәк. Үзегез белән документыгызны алырга кирәк булачак. 

Парикмахерлар шулай ук ялгыз яшәүче гражданнарга (исемлек буенча) өйдә бушлай хезмәт күрсәтә.

 6 октябрьдә «Чемпион» спорт комплексында ветераннарның район Спартакиадасы  узачак.

 Ункөнлек дәвамында халыкка хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге “Островок надежда”да “кайнар линия” телефоны эшләячәк: 2-23-55, үзегезне борчыган сораулар белән мөрәҗәгать итәргә була.

Ункөнлектә «Жемчужина» бассейны һәм Яшьләр клубы бассейны, шулай ук «Чемпион» спорт комплексы тренажер залының  хезмәтләре белән бушлай кулланырга мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев