Югары Ослан районында куркынычсызлык каешын куллануга контрольне көчәйтәчәкләр
2025 нче елның 7 нче июленнән 16 нчы июленә кадәр Югары Ослан районы юлларында куркынычсызлык каешын куллану буенча машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның тәртибен күтәрүгә юнәлдерелгән оператив-профилактик чара узачак.
ЮХИДИ хезмәткәрләре йөртүчеләрне һәм пассажирларны хәрәкәт вакытында куркынычсызлык каешларын кулланырга мәҗбүр итә торган РФ Юл йөрү кагыйдәләренең 2.1.2 пунктын үтәүгә аерым игътибар бирәчәкләр. Хокук бозучыларга административ җаваплылык яный.
Татарстан Дәүләт автоинспекциясе барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларны үз иминлекләренә һәм пассажирларының иминлегенә җаваплы карарга чакыра. Каешларны даими куллану мәҗбүри чара түгел, ә автомобильгә утырган һәркемнең катгый гадәте булырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев