Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Югары Ослан районында яшь пассажирларның иминлеге буенча акция башлана

2025 нче елның 14 нче июленнән 24 нче июленә кадәр Югары Ослан районында «Бала - төп пассажир!» чарасы уза. Инициатива юл хәрәкәтендә катнашучыларны – автомобильдәге балаларны яклауга юнәлдерелгән.

Статистика күрсәткәнчә, күп кенә машина йөртүчеләр кечкенә пассажирларның тормышын куркыныч астына куюларын дәвам итәләр, юл йөрү кагыйдәләренең балалар тотып тору җайланмаларын мәҗбүри куллану турындагы таләбен игътибарсыз калдыралар. Махсус креслолар һәм куркынычсызлык каешлары - формальлек түгел, ә юл-транспорт һәлакәтендә фаҗигане булдырмый калырга сәләтле тормыш өчен мөһим зарурлык. Исегезгә төшерәбез, июнь башында Югары Ослан районында булган фаҗига нәтиҗәсендә ике кечкенә бала һәлак булды.

Рейд барышында ЮХИДИ хезмәткәрләре балигъ булмаганнарны йөртү кагыйдәләрен үтәүне тикшерүгә аерым игътибар бирәчәк. Балаларны тотып тору җайланмасыз йөртүче хокук бозучыларга РФ КоАП 12.23 маддәсенең 3 өлеше нигезендә 3 мең сум күләмендә административ штраф яный.

Дәүләт автоинспекциясендә барлык ата-аналарны җаваплылык күрсәтергә чакыралар: автомобильдә баланың куркынычсызлыгы хәрәкәт башланганнан алып транспорт чарасы тулысынча тукталганчыга кадәр өстенлекле булырга тиеш. Исегездә тотыгыз - вакытны яки акчаны экономияләү балалар тормышы өчен куркынычны акламый.

Бу чара хокук бозучыларны ачыклау гына түгел, ә җәмгыятьтә балаларны имин йөртүнең тотрыклы культурасын формалаштыру һәм шуның белән район юлларында булган фаҗигаләрне булдырмау максатыннан үткәрелә.

Шулай ук Югары Ослан районында «Куркынычсызлык каешы» оператив-профилактик чаралары дәвам итә. Бер атна эчендә район Дәүләт автоинспекциясе автоинспекторлары юл йөрү кагыйдәләрен бозучы 20ләп кешене ачыклаган, алар куркынычсызлык каешын эләктермичә транспорт белән идарә иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев