Югары Ослан районында яңа «Мосафир» мәчете пәйда булачак
Иннополиста дини гыйбадәтханәләр барлыкка киләчәк - мәчет, ә бераз соңрак чиркәү төзү планлаштырыла.
Электрон массакүләм мәгълүмат чараларыннан билгеле булганча, Иннополиста мәчет төзү турында карар кабул ителгән. Моннан тыш, булачак гыйбадәт корылмасының исеме - "Мосафир", рус теленә тәрҗемә иткәндә - Путник дип билгеләнде. Яңа мәчет Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Югары Ослан районы мөхтәсибәтенә караячак, ә аның имам-хатыйбы Камил Бикмөхәммәтов булачак, дип хәбәр итәләр.
Төзелешкә старт быел ук биреләчәк, мәчет 700-1000 кешегә исәпләнгән, ә ул А.С.Попов исемендәге технопарктан ерак түгел урында урнашачак.
Исегезгә төшерәбез, Иннополиста дини корылмалар төзү турында сүз күптән бара иде. Башта мондый идеяне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тәкъдим итте, ә хәзерге вакытта аны Татарстан митрополиты Феофан да хуплады, ул мондый урында мәчет тә, чиркәү дә кирәк, дип билгеләде. Сүз уңаеннан, ТР мөселманнары Диния нәзарәте мәгълүматлары буенча, мәчет һәм чиркәү 4 гектар мәйданлы территориядә янәшә урнашачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев