Югары Ослан районында этләрне электрон теркәү башланды
Барлык мәгълүматлар «Хорриот» федераль дәүләт системасына кертеләчәк.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан 2025 елның 1 гыйнварыннан кертелгән яңа йорт хайваннарын тоту кагыйдәләренә бәйле рәвештә, барлык эт хуҗалары аларны токымына карамастан теркәргә тиеш. Теркәлү өчен ветеринария клиникасына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Моннан тыш, хуҗаларга төгәлрәк идентификацияләү өчен хайван тиресе астына микрочип кертергә тәкъдим ителә. Бу процедура бушлай, әмма чипны алдан сатып алырга кирәк. Теркәлү вакытында хуҗасының паспорты, ИНН, этнең яшәү адресы, хуҗасының контакт телефоны һәм этнең ветеринария паспорты кебек документлар тапшырырга кирәк. Шулай ук хайванның кушаматы, төре, токымы, яше, җенесе, төсе, йон тибы һәм тамга булуын да кертеп, аның турында барлык мәгълүматларны күрсәтергә кирәк булачак. Алар чип номеры белән бергә "Хорриот" федераль дәүләт системасына кертелә.
Бу чаралар йорт хайваннарына контрольне яхшыртуга һәм республика халкының иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән.
"Өч айдан өлкәнрәк этләр, шулай ук яңа туган хайваннар туганнан соң өч ай эчендә теркәлергә тиеш. Әгәр эт олы яшьтә сатып алынган икән, аны 30 календарь көн эчендә теркәргә кирәк. Шуңа да игътибар итәргә кирәк: әгәр дә эткә котыру авыруына каршы вакцинация ясалган булса да, теркәлү үткәндә прививканы кабат ясату мәҗбүри», – дип хәбәр итте Югары Ослан дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Марат Зиатдинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев