Югары Ослан районында Балыкчы көне узачак
Бәйрәмгә районның рәсми сайты хәбәр иткәнчә, 29 августта Печище авылының геологик киселеше янында көтәләр.
Чара Югары Ослан авылының 430 еллыгына багышлана.
Бәйрәм программасында:
- Саф һавада балык тоту
- Гаиләләр өчен күңел ачу чаралары
- Тотылган иң зур, иң кечкенә балыкка һәм иң күп балык тотучыга йомгак ясау.
- Чара тәмле балык шулпасы белән сыйлану һәм иң уңган балыкчыларны бүләкләү белән тәмамланачак!
Ярышларда катнашу өчен 89600364377 номеры буенча гариза җибәрегез.
Чара 16.00 сәгатьтә башлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев