Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Ослан районында авыл халкының эшчәнлеген активлаштыру турында фикер алышачаклар

Зональ семинар-киңәшмәдә Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәмәтшин һәм сигез районнан авыл җирлеге башлыклары катнашачак.

Бүген Югары Ослан районында Идел аръягы зонасына кергән сигез район катнашында семинар-киңәшмә уза. Апас, Кама Тамагы, Кайбыч, Буа, Чүпрәле, Яшел Үзән, Тәтеш һәм Югары Ослан районнарыннан 200 дән артык кунак көтелә. Моннан тыш,сәнәгать мәйданчыкларына һәм оешмаларга баруда, шулай ук пленар өлештә Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәмәтшин  катнашачак. Киңәшмәдә катнашучылар Россельмаш сервис үзәгенә, Дивный берег заводына, Кураловода урнашкан социаль оешмаларга ( ФАП, мәктәп, парк, балалар бакчасы),Таткрахмалпатока заводына, Прокопьева күмәк хуҗалыгына, Воробьевкада урнашкан агросәнәгать мәйданчыгына, Л.Г.Осянинаның теплица хуҗалыгына барачаклар. Аларны шулай ук Мәдәният йорты янындагы мәйданда районда җитештерелә торган товарлардан торган күргәзмә көтәчәк.

Семинарның чираттагы этабы- аерым төркемнәрнең тематик түгәрәк өстәлләр эше, ул Яшьләр клубында узачак.

Соңыннан барлык катнашучылар кабаттан Мәдәният йортына  семинарның пленар өлешенә җыелачак.

Республикада мондый семинарлар 2010 нчы елдан даими үтеп тора. Татарстанда хәзерге вакытта авылда фермерларга ярдәм итүче программалар гамәлгә ашырыла, республика бюджетыннан авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүне үстерүгә субсидияләр бүленеп бирелә. Ә семинарлар кысаларында Дәүләт Советы депутатлары республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә фермерлар белән очрашалар һәм килеп туган проблемаларны тикшерәләр, аларны Дәүләт программалары аша хәл итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X