Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Ослан районында 10 гаилә социаль куркыныч хәлдә

Бу муниципаль социаль- реабилитация консилиумы утырышында билгеле булды.

Шушы көннәрдә профилактика системасы субъектлары катнашында муниципаль социаль-реабилитация консилиумының чираттагы утырышы узды.

Районның рәсми порталы хәбәр итүенчә, утырыш нәтиҗәләре буенча, консилиум әгъзаләре балигь булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе алдында бер гаиләне ведомствоара исәпкә кую һәм балигь булмаган бала тәрбияләнүчене уңай реабилитациягә бәйле рәвештә исәптән төшерү турында үтенеч белән мөрәҗәгать итәргә карар кылды.

Шулай ук ике балигъ булмаган балалы ике гаиләгә ике сигнал картасы һәм бер балигь  булмаган балалы гаиләне тернәкләндерү буенча шәхси программа төзү мөмкинлеге каралды.

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасының “Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне һәм балигь булмаганнарны исәпкә алу һәм мониторинглау мәгьлумати системасында” безнең районнан  18 бала тәрбияләүче 10 гаилә исәптә тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев