Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Ослан районы традицияләренең көче

2023 елның 25 сентябрендә В.И.Ленин исемендәге Мәдәни-ял комплексы стеналарында Югары Ослан районы “Татарстанның мәдәни башкаласы” республика конкурсында үз иҗатын тәкъдим итте.

Башкала халкы һәм кунаклары игътибарына киң һәм төрле мәдәни программа тәкъдим ителде.  Мәдәният йортына керү юлында   «Коргузинские девчата», «Патрикеевские молодцы», “Иделкәй” төркемнәре, район горурлыгы - Киреевлар җитәкчелегендә «Мирас» балалар сәнгать мәктәбенең инструменталь ансамбле каршы алды. Алар белән бергә теләгән кешеләр яраткан җырларын рус, татар һәм чуваш телләрендә җырлый, шулай ук кунакларны каршылауның борынгы рус йоласында катнаша алды. Район территориясендә яшәүче халыкларның милли киемнәрендә балалар сәнгать мәктәбе тәрбияләнүчеләре жюри каршында  дәртле биюләрен күрсәттеләр.

Икенче катта районның сәнәгать ярминкәсе күрсәтелде: умартачылар, балык продукциясе җитештерүчеләр, кулинарлар һәм башкалар. Икенче залда кунакларның безнең районның тарихы, истәлекле урыннары һәм күренекле кешеләре турында белү мөмкинлеге бар иде. Кунакларны милли хуҗалыклар да җәлеп итте, анда һәркем борынгы милли рецептлар буенча әзерләнгән ашамлыклар һәм эчемлекләрне татып карады,  халык уеннарында катнашты, хәтта үз куллары белән истәлеккә сувенир да ясый алдылар.

Шулай ук ярминкәдә һәм халык кәсепләре күргәзмәсендә Югары Ослан районы осталарының декоратив-гамәли иҗаты мастер-класслары оештырылды.  Бәйрәмгә килгән кунакларны төрле үлән чәйләре һәм танылган чуваш куасы белән сыйладылар..

Программаның кульминациясе - районның Үзәкләштерелгән клуб системасы үзешчәннәре һәм үз эшенең профессионаллары - балалар сәнгать мәктәбе укытучылары һәм укучыларының бәйрәм концерты булды.

Бу чарага килгән һәркем  Югары Ослан җиренең кунакчыллыгын, хезмәт сөючәнлеген, талантлы кешеләргә байлыгын күреп киткәндер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев