Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Ослан районы инвалидлар һәм картлар йортында Халыкара гаилә көнен билгеләп үттеләр

Чара “Гаилә белән чәй эчәбез” дип аталды. Һава торышының болытлы булуына карамастан бәйрәм ачык һавада узды, сый тулы өстәлләрне ишегалдында әзерләделәр.

Мәдәният хезмәткәре Наталья Котова тематик табышмаклар, шигырьләр, җырлар һәм мәкальләр белән кызыклы программа әзерләгән. Гаиләле парлар Владимир һәм Федая  Долгих гаиләне  озак еллар ничек саклап калу серләре белән уртаклаштылар, быел алар гаилә коруларының 45 еллык юбилейларын билгеләп үтәчәкләр.

Бәйрәм чәен интернатта яшәүче Рамил Кәлимуллин әзерләгән , чәй янына  сый :тәмле конфет, прәннек, печенье . Ачык һавада чәй эчү аеруча тәмле, ләззәтле, ул гаиләдәгечә дустанә һәм җылы рухта үтте. Чара ахырында һәрбер кешегә истәлекле сувенирлар бүләк ителде.

Мондый чаралар бездә даими үткәрелеп тора, алар интернаттагы микроклиматны яхшырта, яшәүчеләрнең талантларын ачарга мөмкинлек бирә, бер берсенә хөрмәт белән карарга өйрәтә. Шуңада андый гаилә очрашуларын еш үткәрергә тырышабыз,- ди Наталья Котова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев