Югары Ослан мәктәбендә «Йөрәк җылысы» акциясе бара
Югары Ослан мәктәбенең “Алдынгылар хәрәкәте” волонтерлары мөмкинлекләре чикләнгән, мәктәпнең элеккеге укучысы Раил Курманкаевның өендә булдылар.
Бу формаль очрашу гына түгел, ә чын күңелдән аралашу булды. Балалар аның белән бергә файдалы һәм күңелле итеп вакыт уздырдылар, төрле тормыш хәлләре турында сөйләштеләр, яңалыклар белән уртаклаштылар һәм тәм-томнар бүләк иттеләр.
Мондый визитлар теге яки бу сәбәпләр аркасында актив тормыш рәвеше алып бара алмаган кешеләр өчен бик мөһим. Андый очрашулар аларга үзләрен кирәкле һәм мөһим итеп тоярга ярдәм итә, шулай ук яшь һәм көчле ихтыярлы балалар белән аралашырга мөмкинлек бирә.

Мәктәп коллективы үзләренең волонтерлары белән горурлануларын, аларның һәрвакыт ярдәмгә килергә һәм үзләренең кайгыртучанлыкларының бер өлешен бүләк итәргә әзер икәнлеген белдерә. Игелекле һәм ярдәмчел булганнары өчен рәхмәтләрен җиткерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев