Югары Ослан мәктәбе балалары хыялый сәяхәттә булдылар
12 апрельдә билгеләп үтелә торган космонавтика көне алдыннан Югары Ослан мәктәбенең 7б сыйныфы укучылары өчен район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан «Планетадан серләр» дигән квизбук оештырылды.
Чара ни өчен нәкъ менә 12 апрель Космонавтика көне дип саналуы һәм бу көннең нинди мөһим вакыйгалар белән бәйле булуы турындагы әңгәмәдән башланды. Балалар космик корабльләрнең беренче очышлары, космоска очучы хайваннар, космонавтларның тормышы, очыш вакытында туклану һәм көнкүреш шартлары турында белделәр.
Аннары чарада катнашучылар, Кояш, Ай Һәм Кояш системасы планеталары турындагы мәгълүматлар белән танышып, ике командага бүленеп, хыялый сәяхәткә киттеләр. Һәр команда үзләренең космик корабльләре экипажын тәкъдим итте, аларга исемнәр бирде: «Плутон» һәм «Марс». Катнашучылар биремнәрне уңышлы үтәделәр: космик викторина сорауларына җавап бирделәр, космо-кроссвордны чиштеләр, киендереп, космонавтны очышка озаттылар.
Үзләренең белемнәрен, көчләрен һәм зирәклекләрен файдаланып, командалар биремнәрне уңышлы үтәделәр, шуннан соң исән-имин җиргә кайттылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев