Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Ослан мәчетендә өстәмә бина төзү дәвам итә

Яңа бинада уку сыйныфлары урнашачак, анда төрле дини чаралар үткәреләчәк, моннан тыш, биредә дини әдәбият һәм сувенир продукциясе белән павильон булачак.

Югары Ослан мәчете территориясендә берничә ай  дәвамында өстәмә бина төзелә, анда уку сыйныфлары, дини әдәбият һәм сувенирлар павильоны урнашачак, шулай ук никах һәм башка чаралар үткәрү дә планлаштырыла.

 - Аерым бина төзергә безне тормыш кирәклеге этәрде. Быел хатын-кызларның өч төркеме укыды, җәй көне балалар өчен рухи-сәламәтләндерү курслары уза. Дини белем алырга теләүчеләр саны елдан-ел арта, мәчетебез бинасы инде барысын да сыйдыра алмый. Мәчеттә уку сыйныфы тугыз кв.м., ә төзелеп килүче бина 100 кв.м мәйданлы булачак. Анда  уку өчен дә, төрле дини чаралар үткәрү өчен дә шартлар тудыру планлаштырыла, - дип сөйләде безгә район имам-мөхтәсибе Гали хәзрәт Җиһаншин. 

Гали хәзрәт төзелешнең меценатлар ярдәмендә алып барылуын, мәхәллә кешеләренең аеруча зур өлеш кертүен хәбәр итте.

- Аллаһы Тәгалә ярдәме белән безгә эшмәкәрләр, район хакимияте, дин тотучы кардәшләребез ярдәм итә. Барысына да да чын күңелдән рәхмәтләремне җиткерәм, - диде имам-мөхтәсиб. Бүген түбә ябу эшләре төгәлләнеп килә, кыш көне биналарның эчке бизәлешен башлау, коммуникацияләрне монтажлау өчен тәрәзә һәм ишекләргә заказ бирелгән. 

- Быел төзеп бетерергә, ә киләсе елда файдалануга тапшырырга өметләнәбез. Белем алырга, иманны ныгытырга теләүчеләр саны артуы сөендерә. Хәдисләрнең берсе: "Белемне өйрәнү юлына баскан кешегә Аллаһы Тәгалә җәннәткә юлны җиңеләйтәчәк", - ди. 

“Авылның күрке – мәчет, мәчетнең күрке – халык”, - диләр. Шунысы куанычлы: авылга ямь биреп торучы мәчетнең өстәмә бинасын төзү эшләрендә дә халык бик теләп катнаша, өмәләр игълан иткәндә бердәм булып киләләр, булышалар.

Әйе, алдан йөрүче булганда изге эшкә кушылучылар аз түгел һәм алдагы көннәрдә дә булышчыларыбыз, иганәчеләребез кимемәс дип ышанып калалар мөхтәсибәдтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев