Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Ослан интернат-йортында табиб белән очраштылар

Сәламәт яшәү рәвешенең файдасы турында сүз Югары Ослан интернат-йортында яшәүче өлкәннәр һәм инвалидлар өчен табиб-терапевт Илдар Вәлиуллин уздырган лекциядә барды.

Ул физик активлыкның мөһимлеге, хәтер һәм фикерләү өчен көндәлек күнегүләр ясау кирәклеге турында сөйләде, зарарлы гадәтләр организмына тискәре йогынты ясауга басым ясады.

 Шулай ук грипп, ОРВИ башка төрле авыруларны профилактикалау темасы да игътибарсыз калдырмады. Интернатта яшәүчеләр кан басымы авырулары, шикәр чире, кызамык кебек куркыныч чирләрне профилактикалауга һәм дәвалауга кагылышлы күп сораулар бирделәр. Барлык сорауларга да төгәл җаваплар алдылар. 

Сәламәт яшәү рәвеше буенча мондый лекцияләрне интернатта даими үткәрәләр. Мондый чаралардан файда күренеп тора: социаль хезмәтләр алучылар авыруларның барлыкка килүен һәм үсешен китереп чыгарган күп санлы тискәре йогынтылардан ничек сакланырга кирәклеген аңлый башлыйлар, вакытны файдалы итеп үткәрүгә, сәламәт тормыш алып барырга җайлашалар. Боларның барысы да аларны актив тормыш алып барырга өнди, гомерләрен озайта, адаптив физкультура белән мавыгуны стимуллаштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев