Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Ослан интернат-йортында курчаклар ясау буенча мастер-класс узды

Хезмәт буенча инструктор Гөлчәчәк Карпова җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар кул эшләренә алдан әзерләнделәр, буяулар, трафаретлар алдылар.

Курчакларның төсен һәм тышкы кыяфәтен һәркем үз теләге белән сайлады. Гөлчәчәк Карпова халык курчакларының символик әһәмияте турында сөйләде. Бу тема чарада катнашучыларны бик кызыксындырды, алар балачак вакытларында курчакларны ничек эшләгәннәрен искә төшерделәр. Нәтиҗәдә, һәркемнең ачык, шат күңелле эшләнмәләре барлыкка килде, алар даими эшләүче иҗат күргәзмәсендә лаеклы урын яуладылар.

"Бу мастер-классны без илебездә быел үткәрелгән Гаилә елына багышладык, - ди хезмәт буенча инструктор. Бу шөгыль - биредә яшәүчеләрнең яраткан эше. Ул аларны тынычландыра, алар әлеге эшләнмәләр белән үз бүлмәләрен бизи. Безне аларның матур төсләр, үз кул эшләре өчен якты йөзләр сайлап алуы шатландыра".

Практика күрсәткәнчә, мондый мастер-класслар кулларның вак моторикасын үстерә, аларның когнитив һәм коммуникатив күнекмәләрен камилләштерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев