Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Ослан авылы спорт мәйданчыгында мини-футбол ярышлары узды

Мини-футболда 7 команда катнашты.

Узган шимбәдә Югары Ослан авылы спорт мәйданчыгында физкультурачылар көне кысаларында мини-футбол ярышлары узды.

Ярышлар түбәндәге максатларда үткәрелде:

 - халык арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау;

 - халыкны физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә күпләп җәлеп итү;

 - яшьләр һәм өлкәннәр арасында мини-футболны популярлаштыру;

 - ярышларда катнашучылар арасында спорт осталыгын арттыру;

 - иң көчле спортчыларны һәм командаларны ачыклау. 

Мини-футболда 7 команда катнашты: 3 команда Югары Ослан авыл җирлеге, Октябрьский авыл җирлеге , Макыл авыл җирлеге , Шеланга авыл җирлеге  һәм Казан шәһәре командалары.

Район Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Александр Федотов спортчыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. 

Барлык матчлар да диярлек бик мавыктыргыч, кызыклы һәм киеренке килеп чыкты. Уен барышында түбәндәге нәтиҗәләр ачыкланды: өченче урында Югары Ослан егетләре, икенче урында Шеланга командасы, ә беренче урында Казан командасы.

Ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлегеннән грамоталар, медальләр һәм призлар белән бүләкләнде.

Бу ярышларда җиңелүчеләр булмады, чөнки монда спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше җиңде, бу, һичшиксез, әлеге чараларны оештыручыларның иң төп максаты иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев