Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Ослан авыл хуҗалыгы терлекчеләре республикакүләм конкурста катнаштылар

Шушы көннәрдә Биектау районында зоотехник-селекционерларның 7 нче Республика конкурсы һәм эре мөгезле терлекләрне ясалма орлыкландыру операторларының 46 нчы Республика конкурсы узды. Һөнәри осталык конкурсына бөтен республикадан зооветспециалистлар җыелды.

Югары Ослан районыннан конкурста “Кызыл Шәрык Агро”дан Юлия Карпова, ҖЧҖ «КОРГУЗА» технологы Фәрит Туфетов һәм район дәүләт ветеринария берләшмәсеннән шәхси ярдәмче хуҗалыкларда эре мөгезле терлекләрне ясалма орлыкландыру операторы Тамара Анфимова катнашты.

Моннан тыш, ветеринария югары уку йортлары студентлары арасында да конкурс үткәрелде. Анда район данын "Макыл" терлекчелек комплексы практиканткасы Зарина Тахавиева лаеклы яклады, ул III нче призлы урынны яулады. Аңа бүләкне һәм ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасын тапшырдылар. 

Барлык катнашучылар да белгечләр буларак үзләренең номинацияләрендә осталыкларын күрсәттеләр, республикада иң яхшылар унлыгына керделәр һәм бүләкләр, сертификатлар алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев