Интернатта төрле халыкларның баш киемнәрен иҗат иттеләр
Югары Ослан. Татарча

Интернатта төрле халыкларның баш киемнәрен иҗат иттеләр

Россия халыклары бердәмлеге елында Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында төрле чаралар уза.

Интернатта мастер-класс узды, анда мәдәни чаралар оештыручы Наталья Котова җитәкчелегендә "Иҗат шатлыгы" түгәрәгендә катнашучылар милли баш киемнәре ясадылар. Моның өчен картон, сәйлән, атлас тасмалар кулландылар. Һәркем үзенә ошаган эскиз сайлады һәм тиешле бизәкләр төзи башлады. Нәтиҗәдә, рус, татар, чуаш һәм кыргыз баш киемнәре килеп чыкты, тәрбияләнүчеләр зур энтузиазм белән үзләренең иҗат җимешләрен киеп карадылар һәм фотога төштеләр.

"Мондый дәресләр кулларның вак моторикасын, фантазияне һәм хыялларны үстереп кенә калмыйча, аларга уйлану өчен бай азык та бирә, - ди Наталья Котова. - Алар безнең күпмилләтле илебездә яшәүче халыклар турында бик күп яңалыклар беләчәк, аның тарихы белән горурланачак".


Нет комментариев