Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Интернат-йортта «Секрет» ансамбле репертуарын яңарта

Чираттагы вокал терапиясе дәресе Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында үткәрелде.

Мондый чараларны район мәдәният йортыннан "Волжанка" ветераннар хоры җитәкчесе Миңлегөл Шәйдуллина оештыра. Ул "Секрет" вокаль ансамблен булдырды, барлык җыр сөючеләрне, шул исәптән аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәт алучыларны берләштерде. Әлеге коллектив инде күп тапкырлар район һәм республика конкурсларында, фестивальләрендә катнашып килә. Интернатта яшәүчеләрнең чыгышларын тамашачылар һәрвакыт бик җылы кабул итә. Бу юлы чал чәчле җырчылар яңа концерт номерлары әзерләделәр. "Интернатта мондый дәресләр һәр пәнҗешәмбе, яшәүчеләрнең кичке мәшгульлеге кысаларында да уза, - ди директор Тәнзилә Васильева. - "Волжанка" ветераннар хорының көмеш волонтерлары белән социаль партнерлык безнең тәрбияләнүчеләр өчен бик мөһим - үзләренең актив яшьтәшләре белән аралашканда алар уңай һәм тормыш сөючәнлек рухы ала, әйләнә-тирә дөньяга, иҗатка кызыксыну үсә, төрле чараларда бергә катнашып, алар уңышлы социальләшәләр. Болар барысы да аларның реабилитация потенциалын арттыра, үз сәләтләрен тормышка ашырырга ярдәм итә".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев