Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Интернат-йортта Россия көнен патриотик чара белән билгеләп үттеләр

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында Россия көне уңаеннан викторина үткәрелде.

Мәдәни чараларны оештыручы Гөлчәчәк Карпова җитәкчелегендә биредә яшәүчеләр бу мөһим бәйрәмнең тарихын искә төшерделәр, Ватан дигән мөһим төшенчәнең мәгънәсен тикшерделәр. Тыл хезмәтчәне Лариса Отставнова "Ватан нәрсәдән башлана" шигыреннән өзек укыды. Бергәләп социаль хезмәтләр алучылар илебезнең әһәмиятле, истәлекле урыннарын искә төшерделәр. Һәм, әлбәттә, Ватаныбыз башкаласы – Мәскәүне дә  читләтеп үтмәделәр. Үз вакытында биредә булганнар бу шәһәр турында җылы хатирәләре белән уртаклаштылар.

Аннары барысы да рус бәйрәмнәре темасына кроссворд чишәргә керештеләр, халыкның гореф-гадәтләрен искә төшерделәр. Социаль хезмәт алучылар Ватан турында, Россия флагы турында шигырьләр укыдылар. Ахырда барысы да зур дәрт белән Россия гимнын җырладылар.

"Мондый патриотик чаралар безнең яшәүчеләребезне берләштерә, үзләрен зур күпмилләтле илебезнең бер өлеше итеп тоярга этәрә, - ди Гөлчәчәк Карпова. - Һәм, әлбәттә, мондый чаралар аларда әйләнә-тирә дөньяга кызыксыну уята, үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бирә. Шуңа күрә без андый чараларны даими үткәрәбез".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев