Тиздән үзенең юкә аллеясы Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләрне сөендерәчәк: бу агачларның яшь үсентеләрен «Идел буе урманчылыгы» бүләк итте.
Ә утыртырга "Җәй" республика үзәге хезмәткәрләре булышты. Шул ук көнне интернатка Югары Ослан урта мәктәбенең "Алдынгылар хәрәкәте" активистлары да килде. Алар коры ботакларны һәм яфракларны капчыкларга тутырдылар, юлларны себерделәр.
"Без ярдәм белән килгән һәркемгә бик рәхмәтле, - ди интернат җитәкчесе Тәнзилә Васильева. - Битараф булмаган кешеләрнең игътибары нәтиҗәсендә безнең интернат, аның тирә-ягы матурая һәм уңайлырак була бара. Матурлык, шатлык белән мондый терапия безнең тәрбияләнүчеләр өчен бик мөһим. Һава торышы яхшы булганда алар территория буйлап рәхәтләнеп йөриләр, сәламәтлекләрен арттыралар һәм яхшы кәеф алалар. Алар барлык хәйриячеләргә һәм ярдәмчеләргә иң яхшы рәхмәт сүзләрен җиткерәләр".
Нет комментариев