Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Интернат-йортта даими рәвештә иҗат белән шөгыльләнәләр

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында кәгазьдән аппликация ясау буенча мастер-класс узды.

Хезмәт буенча инструктор Гөлчәчәк Карпова җитәкчелегендәге "Иҗат шатлыгы" түгәрәгендә катнашучылар беренче эш итеп картоннан трафаретлар ясадылар, һәрберсе үзенә ошаган җәнлекне - аю баласын яисә тиенне сайлап алды. Аннары төсле кәгазьдән вак чәчәкләр кисеп алып, трафаретны ябыштырырга керештеләр. Иҗади эштә интернат яны бакчасында җыелган һәм киптерелгән табигый материалларны да кулландылар. Нәтиҗәдә яшәүчеләрнең бүлмәләрен бизәячәк бик якты һәм матур оригиналь композицияләр килеп чыкты.

Гөлчәчәк Карпова сүзләренә караганда, мондый дәресләр социаль хезмәт алучыларның кулларының вак моторикасын үстерүгә зур өлеш кертә, хәрәкәтләрен, күз үлчәмнәрен төгәл үтәргә булыша һәм, әлбәттә, иҗат сөенече бирә. Яшәүчеләрне кичке мәшгульлек чаралары кысаларында мондый кече төркемле мастер-класслар аеруча игътибарга лаек һәм кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев