Иң әкияти бәйрәм
Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йортында балалар өчен “Иң әкияти бәйрәм” дигән яңа ел уеннары программасы узды
Яңа ел – балаларның иң яраткан һәм озак көтелгән бәйрәме. Алар өчен Яңа ел - чын әкияти, могҗизалы бәйрәм һәм бик күп сюрпризлар алып килә!
Ул көнне мәдәният йорты балаларның шатлыклы, эчкерсез көлүләреннән яңгырап торды. Алар мавыктыргыч, күңелле уен дөньясында үзләренең җитезлекләрен күрсәтә алдылар. Балалар чыршы тирәсендәге төрле музыкаль уеннарда рәхәтләнеп катнаштылар.
“Яңа ел шаяру викторинасы” конкурсында Кыш Бабай һәм Кар кызы сорауларына һәм табышмакларына җавап бирделәр.
Чара җылы, күңелле һәм дусларча атмосферада узды. Балалар күтәренке кәеф белән татлы призлар белән өйләренә таралдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев