Июнь аеннан нинди кануннарда үзгәрешләр көтелә
Салым кэшбэгы, пенсиягә өстәмәләр һәм вейпларны тыю: июньнең яңа кануннары
Беренче июньнән Россиядә пенсионерлар, күп балалы гаиләләр, вейп тартучылар һәм хәтта туристлар янчыкларына кагылачак үзгәрешләр үз көченә керә.
1 июньнән кемгә пенсия өстәячәкләр
Май аенда сиксән яшь тулганнарның пенсияләре артачак. Мондый пенсионерларга автомат рәвештә, бернинди гаризаларсыз, картлык буенча иминият пенсиясенә билгеләнгән түләүләрне ике тапкыр арттырачаклар. Шулай ук май аенда беренче тапкыр инвалидлык группасы бирелгәннәрнеңдә пенсияләре артып киләчәк. Пенсионерларда тәрбиядә булган эшкә сәләтсез тәрбияләнүчеләр: балигъ булмаган балалар, егерме өч яшькә кадәрге даими белем алучы студентлар, инвалид балалар, шулай ук эшли алмаган туганнары булган пенсионерларга түләүләр артачак. Һәм, ниһаять, авыл җирлегендә утыз ел хезмәт куйган эшләмәүче пенсионерларга да арту кагыла.
Татарстанның күп балалы һәм аз керемле гаиләләре өчен салым кэшбэгы
Беренче июньнән ике һәм аннан да күбрәк баласы булган аз керемле гаиләләр салым кэшбэгы ала алачак. Дәүләт узган ел өчен ата-ана хезмәт хакыннан тотып калган керем салымының бер өлешен кире кайтара. Гадәттә салым унөч процент тәшкил итә. Ә андый гаиләләр өчен аны алты процент ставкасы буенча саныйлар. Аерманы счетка кире кайтарачаклар. Әлеге түләүнең шартлары бар. Беренчедән, гаиләдә җан башына уртача керем бер ярым яшәү минимумыннан түбән булырга тиеш. Татарстанда яшәү минимумы - уналты мең сумнан бераз артык. Димәк, гаиләнең һәр әгъзасына егерме дүрт меңнән артык туры килмәскә тиеш. Икенчедән, ата-ана рәсми рәвештә эшләргә һәм физик затларның керемнәренә салым түләргә тиеш. Үзмәшгульләргә һәм махсус режимда эшләүче шәхси эшмәкәрләргә әлеге яңалык кагылмый.
Вейплар тыела: хәзер электрон сигаретларны кайда сатып алып булмый
Беренче июньнән Россиядә электрон сигаретлар, аларга сыеклыклар һәм җайланмаларның үзләрен сатуга катгый чикләүләр кертелә. Вейпны хәзер стационар кибетләрдә генә сатып алырга мөмкин. Лареклар, палаткалар, базарлар, маркетплейслар алар белән башка сәүдә итә алмаячак. Бу никотинлы һәм никотинсыз җайланмаларга да кагыла. Соңрак мондый сәүдәне мәҗбүри лицензияләүне дә кертергә планлаштыралар. Әлеге җайланмаларның балалар һәм яшьләр өчен үтемлелеге кискен кимиячәк.
1 июньнән товарлар, телефоннар һәм кунакханәләрдә үзгәрешләр көтелә
Чит илдән товарлар кертү эшмәкәрләргә катлаулырак булачак. Яңа кагыйдәләр товар чикне узганчы салым һәм акцизларны аванс белән түләргә таләп итә. Хакимият импортның яшерен схемалары белән шулай көрәшергә тели. Гади сатып алучылар өчен бу кайбер чит ил товарлары кыйммәтләнәчәк яки азрак булачак дигәнне аңлатырга мөмкин.
Телефон номеры өчен дәүләт пошлинасы бер номер өчен йөз сумга кадәр артачак.
Банклар хәзер Росфинмониторинг исемлекләрендәге кешеләрнең счетларын тизрәк блоклаячак. Срок эш көненнән тәүлеккә кадәр кыскартыла. Димәк, счетны хәтта ял көннәрендә дә блокларга мөмкиннәр.
Туристлар өчен яңалык: кунакханәләр өчен яңа ГОСТ барлыкка килә. Ул номерларга, территорияләргә, яктыртуга, лифтларга таләпләрне тасвирлый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев