Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Июнь аеннан кануннарда үзгәрешләр

...

Кибермошенниклыкка каршы көрәшнең яңа чаралары

1 июньнән телефон һәм интернет-мошенниклыкка каршы чаралар пакетының бер өлеше эшли башлый. Кайберләре көз көне үз көченә керә, ә кредитка үз-үзеңне тыю быел яздан кертелгән инде.

Җәйге төп яңалыкларның берсе - кредитларга үз-үзен тыюны бетерү турындагы гаризаны дәүләт хезмәтләре аша көчәйтелгән квалификацияле электрон имза кулланып кына бирергә мөмкин булачак.

Моннан тыш, дәүләт органнары, банклар, элемтә операторлары һәм эре цифрлы платформалар клиентлар белән хезмәттәшлек итү өчен чит ил мессенджерларыннан баш тартырга тиеш. 

Өченче үзгәреш - аутентификацияне раслау яки әһәмиятле гамәл кылу өчен кодлы смслар телефон сөйләшүе вакытында килми башлаячак.

1 июньнән кыска текстлы хәбәрләр кулланучы җайланмасына шалтырату тәмамланганнан соң гына китерелергә тиеш. Җинаятьчеләр кармагына эләккән кулланучының мошенникларны танып белергә һәм ярдәм сорап хокук саклау органнарына яки якыннарына мөрәҗәгать итәргә вакыты булачак.

1 июньнән үк Росфинмониторинг россиялеләрнең шикле акча күчерүләрен 10 көнгә кадәр туктатып тора алачак. Сәбәпләр арасында – экстремистик эшчәнлекне финанслауда яки транзакцияләрнең гомумән акча юу өчен башкарылуында шикләнү. Бу урланган акчалар уза торган арадашчы дропперларга кагыла. 

Даруханәләрдә сатып алучыларны куллану вакыты чыккан дарулардан һәм фальсификаттан саклап калачаклар

Дару препаратлары хәрәкәтен мониторинглау системасы даруханә кассалары белән автомат рәвештә мәгълүматлар алмаша башлаячак. Әгәр даруның куллану вакыты чыккан, әйләнештән алынган яки аны сату вакытлыча тыелган булса, сату кассада ук ябылачак.

Даруны җибәрер алдыннан фармацевтлар аның уникаль кодларын һәм мониторинг системасында Глобаль идентификация номерын тикшерергә тиеш булачак. 

Элек даруханәләр юридик яктан сәүдә системасына кертелгән иде, ләкин 1 июньнән фармацевтлар сәламәтлек саклау өлкәсенең бер өлеше булачак. Бу аларга сәламәтлек саклау системасы хезмәткәрләренә тиешле социаль ташламаларга һәм преференцияләргә хокук бирәчәк.

Кече һәм урта бизнес моношәһәрләрдә һәм МИЗда ташламалар ала алачак

3 июньнән кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын (КУЭ) субъектларының Бердәм реестрына һәм КУЭ субъектларының – ярдәм алучыларның Бердәм реестрына кертү процедурасы гадиләштерелә. Бу кече һәм урта бизнесның моношәһәрләрдә һәм махсус икътисадый зоналарда дәүләт ярдәме алу мөмкинлекләрен киңәйтәчәк. Сүз уңаеннан, Татарстанда ике махсус икътисадый зона – «Алабуга» һәм «Иннополис»эшли. Җиде моношәһәр бар: Яшел Үзән, Яр Чаллы, Алабуга, Менделеевск, Кама Аланы, Чистай һәм Түбән Кама.

Бизнес өчен тагын бер үзгәреш - нульдән түгел, ә башка компанияләрдән үзгәртеп кору юлы белән төзелгән оешмалар яңа төзелгән дип танылмаячак. Бу фирмалар үзләрен яңа дип таныткан шикле схемалардан файдалана алмасын өчен эшләнгән, гәрчә чынлыкта ташламалар алу өчен исем яки форманы үзгәрткәннәр.

27 июньнән эшкуарлык эшчәнлеген алып барган өчен штрафлар арта, әгәр компания аның башлануы турында хәбәр итмәсә. Вазыйфаи затларга 7 меңнән 12 мең сумга кадәр, юридик затларга – 24 меңнән 48 мең сумга кадәр штраф салыначак. 

Җирле үзидарә реформасы

2025 елның 19 июненнән Россиядә Җирле үзидарә турындагы канунга үзгәрешләр үз көченә керә. Төбәкләр мөстәкыйль рәвештә билгели алачак – җирле үзидарә системасының бер дәрәҗәле системасына күчү яки авыл һәм шәһәр җирлекләре белән ике дәрәҗәле системаны саклап калу.

Исегезгә төшерәбез, закон проектының беренче вариантында җирле үзидарәнең бер дәрәҗәле системасын кертү күздә тотылган иде. Татарстан хакимияте бер үк вакытта ҖҮИ формалаштыруның ике ысулы да эшли алуын сорады. Закон проекты нормаларын яңадан карарга Татарстан рәисе Рөстәм Миңнехановның республика Дәүләт Советы һәм Дәүләт Думасы депутатларының документка төзәтмәләр кертү эше барышында тәкъдим ителгән принципиаль позициясе ярдәм итте.

Югары уку йортларына кабул итү кампаниясе башлана

Кабул итү кампаниясе илнең барлык төбәкләрендә, шулай ук Россия югары уку йортларының чит илдәге филиалларында 20 июньдә старт ала.  Бу-абитуриентларны кабул итү өчен гаризалар һәм документлар кабул итә башлауның бердәм датасы.

2025 елда абитуриентлар өчен 619 меңнән артык бюджет урыны билгеләнгән. Бюджет урыннарының 40% тан артыгы – инженерия, заманча технологияләр белән бәйле юнәлешләр. Медицина, педагогика һәм авыл хуҗалыгы белгечлекләренә җыю планы да зур булып кала бирә.

Министрлык югары уку йортларында махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен 50 меңнән артык бюджет урыны бүлеп биргән. 2025 елда югары уку йортларына керү өчен бюджет урыннарының 23% тан артыгын целевикларга биргәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев