Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Июльдә коммуналь түләүләргә бәяләр артачак

1 июльдән Югары Ослан районында яшәүчеләр, барлык россиялеләр кебек үк, торак-коммуналь хезмәтләргә тарифларның җәйге артуы белән очрашачак.

Югары Ослан районы Башкарма комитетының төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, элемтә һәм энергетика бүлеге хезмәткәрләре газ, ут, су белән тәэмин итү һәм юынтык суны чыгару тарифлары буенча аңлатма бирде. Татарстанның бәяләр үсеше 17,5% ка җиткән башка төбәкләреннән аермалы буларак, Югары Ослан районында арту уртача булачак.

Газ белән тәэмин итүгә тариф үсеше 12,6% ка артачак һәм 8 сум 41 тиен тәшкил итәчәк.

Электр плитәләре белән җиһазландырылган йортларда яшәүче халык өчен электр энергиясенә тариф 4,88 сум/кВтч (НДС белән) тәшкил итәчәк – үсеш 78 тиенгә. Авыл торак пунктларында яшәүче халык өчен тариф - 4,19 сум/кВтч (НДС белән), үсеш 62 тиенгә.

Безнең районда юынтык суны чыгару бәясе Югары Ослан авыл җирлеге өчен 17,5% ка артачак (1 куб өчен тариф 94 сум 88 тиен), ә Иннополис өчен тариф 41 сум 86 тиенгә кадәр күтәреләчәк (үсеш 23% ка).  

Күп фатирлы йортларда яшәүчеләр каты көнкүреш калдыкларын чыгарган өчен бер кешедән 117,70 сум, үз йортлары белән торучылар 127,68 сум түләячәк.

Су белән тәэмин итүгә килгәндә исә, тариф Печище һәм Түбән Ослан авыл җирлекләрендә яшәүчеләр өчен сизелерлек артачак, ә макыллылар өчен арзанрак булачак.

Югары Ослан авыл җирлегендә 1 куб су 2025 елның 1 июленнән 73 сум 37 тиен, Иннополиста 41 сум 68 тиен, башка авыл җирлекләрендә 48 сум 55 тиен торачак.

Татарстанда халык өчен эчә торган суга тарифларны анализлап, иң кыйммәтле суның Җәлил шәһәр тибындагы бистәсендә (Тукай районы) – 82 сум 82 тиен булуын ачыкладылар, Казанның ике оешмасында һәм Лаеш районында тариф Югары Ослан районындагыдан да югарырак булуы көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев