Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Июль кануннары: МХОда катнашучылар өчен яңа ташламалар, кредит ставкаларын киметү

1 июльдән пенсия билгеләү дә гадиләштерелә.

Махсус хәрби операциядә катнашучылар кабул итү имтиханнары нәтиҗәләре буенча аерым квота чикләрендә югары уку йортларына бюджет урыннарга керә ала. Түләүле нигездә укыр йөргәннәр бушлай укуга күчергә мөмкин. Әлеге яңалык 2023 елның 24 июненнән үз көченә керде. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары, шул исәптән волонтерлар, балалар бакчаларына, мәктәпләргә, җәйге лагерьларга өстенлекле рәвештә керү хокукына ия.

Шулай ук бу елдан башлап, хезмәт бурычларын үтәгәндә Covid-19 йоктырудан үлеп киткән табибларның балалары керү имтиханнарын бирмичә генә, бушлай медицина белеме ала алачак.

— Кешеләрне дәвалау барәбәренә үзләрен корбан иткән табиблар алдындагы бурычыбызны шул рәвешле үтиячәкбез, — дип билгеләп үтте Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин.

1 июльдән шикәрле эчемлекләргә акциз кертелә: 100 мл эчемлеккә углеводлар саны 5 граммнан артып китсә, бер литрга 7 сум акциз салыначак. Бу кагыйдә соклар, морслар һәм нектарларга кагылмаячак.

Кулланучылар кредитлары буенча максималь ставка көненә 1 проценттан 0,8 процентка кадәр кими. Кредитның тулы бәясе еллык 292% тан артмаска тиеш (элек 365% иде), ә түләүләрнең максималь суммасы 150% тан 130% ка кадәр киметелгән.

Реклама

1 июльдән пенсия билгеләү дә гадиләштерелә. Дәүләт һәм муниципаль архивлар, документлар булган очракта, Россия Социаль фонды соравы буенча пенсия билгеләү яки аңа өстәмә түләү өчен кирәкле мәгълүматны бердәм дәүләт социаль тәэмин итү мәгълүмат системасы (ЕГИССО) аша бирәчәк.

1 июльдән социаль ярдәмнең бердәм стандартлары да кертелә. Бу торак-коммуналь хезмәтләр яки балалар бакчасы өчен түләү чыгымнарын компенсацияләүгә кагыла. Моның өчен «Дәүләт хезмәтләре» аша онлайн мөрәҗәгать итәргә мөмкин булачак, анда гаризаны карау барышы турында да хәбәр ителәчәк.

1 июльдән «Дәүләт хезмәтләре» аша шулай ук Россиянең 75 субъектында яшәүчеләр нотариуска язылып булачак. Бу эштә «нотариуска универсаль язылу» («Универсальная запись к нотариусу») сервисы ярдәм итәчәк. Анда кирәкле документлар турында мәгълүмат та биреләчәк.

4 июльдән эшсезлек буенча пособие билгеләү өчен уртача хезмәт хакы яңача исәпләнәчәк. Әгәр эштән азат ителүгә кадәрге өч айның берсендә кешенең кереме булмаса яки хезмәткәр больничныйда булса, исәп — хисап чоры буларак эштән азат итү аена иң якын булган башка чор кулланылачак.

15 июльдән иминият килешү төзегән яклар арасында электрон формада мәгълүмат һәм документлар алмашу мөмкинлекләре киңәйтеләчәк. Мәсәлән, ОСАГО буенча иминиятләштерүче тарафыннан фото - һәм видео материалларны электрон формада алмашу юлы белән тикшерү үткәрү рөхсәт ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев