Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Игътибарлы булыгыз: М12 трассасында йөргән өчен түләргә кирәк булачак

Юл буенда алдан кисәтелгән аншлагларга карамастан, район халкы яңа түләүле автотрасса буйлап йөргән өчен счетлар ала башлаган инде.

Тизлек, сыйфатлы асфальт, юл яктыртылынган, бер дәрәҗәдә кисешүләр булмау һәм шлагбаумлы түләү алу пунктларының булмавы. Болар барысы да М-12 "Восток" автоюлы турында, аның бер участогы инде 15 ноябрьдә ачылган, ә икенчесе, Идел аша күпер белән, 20 декабрьгә ачарга планлаштыралар. Яңа юл ун көн эшләү дәверендә, машина йөртүчеләрнең аның эшенә сораулары, шулай ук счетлары килүгә гаҗәпләнүләре барлыкка килгән инде.

"Яңа юл буйлап баруымны сизмәдем"

Машина йөртүчеләрнең берсе безгә шулай дип аңлатты. Яңа трассага керү аншлаглар һәм күп кенә камералар белән билгеләнгән. Юлның югары дәрәҗәдәге сыйфаты да аңа күрсәтә. Автодор компаниясендә аңлатуларынча, М-12 "Восток" автоюлында шлагбаумнар белән түләүне алу классик Пунктлары юк.

"Транспорт чараларын узу камералар терки, алар автомобильнең дәүләт номерын күрә һәм аңа түләүне билгели. Трассага иркенләп кереп, кирәкле чишелештә чыгып китәргә мөмкин. Түләү 5 көн дәвамында клиент тарафыннан башкарыла", - диелә компания хәбәрендә.

"Юл хакын түләмәгән өчен мине штраф көтүен белмәдем"

Бу шулай. Әгәр дә юл өчен 5 көн эчендә түләмәсәң, кулланучыга штраф салына. Аның күләме җиңел автомобильләр өчен 1500 сум һәм йөк автомобильләре өчен 5000 сум тәшкил итә. Штраф чыкканнан соң, бурычны түләүгә өстәмә 20 көн барлыкка килә. Әгәр бу срокта юл чыгымнарын түләсәгез, штраф автомат рәвештә гамәлдән чыгарыла. Югыйсә, бурычны да, штрафны да түләргә туры киләчәк.  

"Минем бурычым барлыгын ничек белергә һәм кайда түләргә?"

Яңа трасса буйлап йөрү арзан түгел. Җиңел машина хуҗасы өчен бер чакрым трасса 8 сумга төшәчәк. Бурычыгыз  барлыкны юл компания сайтында, яки аның мобиль кушымтасында белергә мөмкин. Шулай ук түләү буенча сервис "Элекснет" терминалларында һәм Саклык банкының мобиль кушымтасында, яки башка банкның тиз түләүләр системасы аша эшли.

"Түләгәндә транспорт чарасының номерын, машина хуҗасының телефонын һәм электрон почта адресын күрсәтергә кирәк. Машина йөртүчеләрне, мошенникларның хәйләләренә эләкмәс өчен, юл өчен рәсми ресурсларда гына түләргә чакырабыз", - дип мөрәҗәгать иттеләр юл компаниясендә машина йөртүчеләргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев