Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

“Язмышымнан канәгать...”

Эшемне яратып, эштән курыкмыйча, бәйрәм кебек кабул итеп, күңел биреп эшләдем.

1953 елның 22 мартында Татар Мәмәтхуҗасы авылында Натфулла һәм Сабира семьясында дүртенче бала булып дөньяга килә Равилә ханым. Алар гаиләдә 6 бала – 4 ир, 2 кыз үсәләр.Татар Мәмәтхуҗасы авылының матур табигате, күркәм холыклы эшчән халкы аның алдагы тормыш юлына күрсәткеч булып тора. Гаиләдә хөкем сөргән җылылык, бер берсен хөрмәт итү, туганлык хисләрен Равилә ханым тормышына язылмаган  канун итеп кабул итә, шушы көннәргә хәтле туганнар бер берсенә ярдәм итеп, терәк булып яшиләр.

8 нче классны укып бетергәч, Равилә Казанда бухгалтерлар курсы тәмамлап, авыл Советына кассир булып урнаша. Үз авылларында сөйгән ярын да очрата. Сәлимҗан түбән очта, мин югары очта яши идек, дип көләләр алар. 1976 елның 14 гыйнварында өйләнешеп яшәп китәләр. “Сәлимҗаннар гаиләсе мине риза булып кабул итте, кайнанама, кайнатама бүгенге көнгә хәтле рәхмәт укыйм, гомер буе аларның ярдәмен, ачык карашын тоеп яшәдем”, дип, тагын елмаеп куя әңгәмәдәшчем. Ул елларда Сәлимҗан Югары Осланда милициядә эшли, олы уллары Раилгә 1 яшь тә 1 ай вакытта аның янына күчеп киләләр. Яшь гаиләгә бүлмә бирәләр, шунда икенче уллары Рамил дөньяга килә. 1986 елда яңа фатирга күченү бәхетенә ирешәләр.

Югары Осланда Равилә хезмәт юлын балалар яслесендә башлап җибәрә. “Салават күпере” балалар бакчасында ачылу көненнән алып 30 ел эшләдем, ди ул елмаеп, шуның 20 елын – няня, 10 елын хуҗалык бүлеге мөдире булып эшли ул. 2008 елның март аенда лаеклы ялга китә, оныкларын үстерергә булыша. Оныклары үсә төшкәч, тынгысыз ханым тагын 10 ел гимназиядә эшләп ала.

1995 елда әтисе үлеп әнисе ялгыз калгач, аны  үз янына алып тәрбияләп соңгы юлга озата. “Әни 98 яшен тутырып китте”, ди ул яшьле күзләре белән.

“Иделкәй” халык төркеменә Равилә ханым 1993 елда килә (ул вакытта “Тамырлар” төркеме, җитәкчесе Флера апа Муллахметова). Составы, исеме үзгәреп торса да, анда Равилә ханымның үз урыны бар. Аның җырларын тамашачылар көтеп, яратып, алкышлар белән каршы алалар.

Тормышында авыр вакытлары булса да, Равилә ханым тормышыннан канәгать, булганына шөкер итеп яши. “Эшемне яратып, эштән курыкмыйча, бәйрәмгә барган кебек эшләдем”, ди ул. Шуңа да ул тәрбияләгән балалар, аларның әти-әниләре килеп хәлләрен сорашып, сез бит безнең апа дип, колач җәеп исәнләшәләр. Бәхет шулдыр инде ул.

“Алдагы көннәрдә дә гаиләмә, балаларыма, оныкларыма,туганнарыма, барлык дусларыма, райондашларыма, туган илемә тигезлек, сәламәтлек, имин тыныч тормыш телим”, дип озатып калды безне Равилә ханым.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев