Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Яз агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре өчен - зур өметләр һәм тырыш хезмәт чоры

Бу вакытта төзек техника, эшче куллар булу, орлыклар белән тәэмин ителеш, ягулык, имин хезмәт шартлары тудыру мөһим. Май башларында һава шартларының начар булуы язгы кыр эшләре темпларын нык киметте. Хәзерге аяз көннәр югалткан көннәрне кайтарырга мөмкинлек бирә.

Югары Ослан районында чәчү эшләре тулы көченә бара. 

Бүгенге көндә район хуҗалыкларында барысы: арпа - 2211 га, сабан бодае - 4060 га, солы - 90 га, борчак-396 га, берьеллык һәм күпьеллык үләннәр - 824 га, көнбагыш - 2665 га, ашлык кукурузы һәм силос-550 га чәчелгән. Район кырларында бүген 13 чәчү агрегаты эшли. Шулай ук үсемлекләрне тәрбияләү эшләре дә алып барыла. Бөртекле, кузаклы һәм кукуруз уңышы тәрбиянең никадәр сыйфатлы һәм вакытында башкарылачагына бәйле булачак. Техниканы ышанычлы итеп әзерләп, кырда оста файдалану тәҗрибәле механизаторлардан тора. ҖЧҖ «Заря» механизаторлары аеруча тырышып эшли, алар бөртекле культуралар чәчүдән тыш, бакчаларны карау эшләрен дә алып баралар, чөнки авыл хуҗалыгы предприятиесе район халкын утырту материаллары, алма, груша һәм җиләк-җимеш белән дә тәэмин итә.

 Эш күләме зур булуга карамастан, ҖЧҖ «Заря» механизаторлары районда бөртеклеләрне икенче булып чәчүне төгәлләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев