Яшел азык әзерләү бара
Районның авыл хуҗалыгы оешмаларында яшел азык әзерләүгә керештеләр.
АҖ “Восток зернопродукт” механизаторлары 533 гектар җирдә күпьеллык үлән чабып, сенаж салуны башлап җибәрделәр. Бүгенге көндә “Макыл” терлекчелек комплексының сенаж чокырына 2000 тонна яшел масса салынган.
“Прокопьева А.И.” фермер хуҗалыгы люцернадан печән әзерли, “яңа уңыш” 200 тонна әзер инде.
“Заря” агрофирмасы һәм ООО “Коргуза” сенаж салуга керешеп киләләр.
Район буенча азык культуралары мәйданы 6582 гектар, шул исәптән күпьеллык үләннәр мәйданы 4328 гектар тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев