Яңа Юлда Татарстан Республикасы гербы тарихы буенча әңгәмә үткәрделәр
Югары Ослан. Татарча

Яңа Юлда Татарстан Республикасы гербы тарихы буенча әңгәмә үткәрделәр

Яңа Юл авылы клуб мөдире Сәрия Ефимова бу мөһим Дәүләт символының тарихы һәм әһәмияте турында сөйләде.

Татарстан гербын кабул итү көне - республикабызның рәсми рәвештә билгеләнгән истәлекле көннәренең берсе. УЛ Татарстан Республикасы Югары Советы карары белән 1992 елның 7 февралендә расланган.

Һәр дәүләтнең, илнең һәм Республиканың символлары бар. Символика-теләсә кайсы дәүләтнең мөһим өлеше. Татарстан Гербы куәт, көч, тарих һәм мәдәниятне гәүдәләндерә —боларның барысы да бер сурәттә күренә. Зур булмаган сурәтнең асылында  күп мәгънәләр гәүдәләндерелгән. Биредә Татарстан флагының барлык төсләре -  ак, яшел, кызыл төсләре чагылдырылган, монда дәвамлылык рухы чагыла.

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Нет комментариев