Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Яңа Юлда “Сөлге җыю” үтте

“Сөлге жыю” Сабантуй алдыннан үткәрелә торган милли татар гореф-гадәтләренең күркәм чарасы булып санала.

Борынгы татар милли гореф-гадәтләре буенча, күңелле җырлар һәм биюләр белән авылның актив халкы, Яңа Юл, Вахит авылының мәдәният хезмәткәрләре, район мәдәният йортының “Иделкәй” төркеме авыл урамнары буйлап үттеләр һәм халыкны бәйрәмгә чакырдылар, бүләкләр җыйдылар. 

Чараның төп символы - озын колгага Сабантуй ярышларында җиңүчеләр өчен авылдашлар биргән бүләкләрне бәйләделәр. Бүләкләр җыю күңелле җырлар, мәзәкләр, биюләр белән үрелеп барды. Авыл халкы бүләк итеп сөлге, яулык, савыт-саба, төрле сувенирлар бирделәр. Гармун көенә бергәләп төрле җырлар җырладылар һәм биеделәр. Оештыручыларга күңелле дәртле биюләр, җырлар белән авылның һәрбер йортында да кушылдылар. Чарада күпсанлы балалар да бик теләп катнашты. Ә авылның Закировлар гаиләсе өйе янында өстәл, милли камыр ризыклары һәм самавырдан чәйләр ясап көтәләр иде.

Чара бик күңелле үтте, катнашучылар барысы да канәгать калдылар һәм бик зур уңай хис-кичерешләр алдылар! Авыл халкы оештыручыларга олы рәхмәтләрен җиткерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев