Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Яңа Юлда өлкәннәрне котлау традициясе яши

Өлкән яшьтәге кешеләрнең тормышларында әһәмиятле даталар белән котлау Яңа Юл авыл клубы мөдире өчен яхшы гадәткә әверелде.

Шушы көннәрдә Сәрия Ефимова, җирле ФАП хезмәткәрләре белән берлектә, Фәйзуллин Марат Йосыф улын 93 нче туган көне белән котладылар. Күркәм кешегә күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен хөрмәт һәм ихтирам күрсәтүләрен белдерделәр.

Чәй өстәле артында Марат Йосыф улы үзенең авыр балачагы, яшьлеге турында, үзенең ул авырлыкларны рухи халәтен саклап, нык характеры белән җиңеп чыгуын сөйләде.

Туган көн хуҗасы үзенә шундый игътибар биргәннәре өчен, үз чиратында, кунакларга җылы сүзләрен җиткерде: «Сезгә киләчәктә дә игелекле эшләрегезне дәвам итүегезне, сезнең барыгызга да игелек һәм иминлек телим!».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев