Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Яңа Юлда “Дуслык күпере”

“Бердәм фольклор көне” кысаларында оештырылган «Дуслык күпере» исемле чара Яңа Юл авылының матур итеп бизәлгән үзәк мәйданында узды. Безнең республикабызда, районыбызда, авылыбызда төрле милләт вәкилләре гасырлар буена дус һәм тату яши.

Бәйрәмне өч телдә алып баручылар халкыбызның күпмилләтле булуы һәм аларның бер берсе белән  дус яшәүләре турында сөйләделәр. Авылның өч ягыннан, милли җырларын җырлап, мәйданга кунаклар җыелды, анда аларны чараның хуҗабикәсе сәламләү сүзләре белән каршы алды. Баш иеп, бер-берсен ачык чырай белән каршы алып руслар, татарлар, чуашлар  дуслыкның импровизацияләнгән күпере аша мәйдан уртасына үттеләр. Мәйданда кунакларны милли киемнәр  кигән балалар  милли ризыклар белән каршы алдылар.

Бәйрәмне төрле милләт вәкилләре бизәде, алар үз телләрендә тамашачыларга җырларын башкарып, биюләрен,уеннарын күрсәттеләр, милли ризыклары белән тамашачыларны таныштырып, самовардан тәмле хуш исле чәй белән сыйладылар.

Сәүдә рәтләре дә бәйрәмдә үз урыннарын алды, балалар өчен уен һәм мастер-класслар өчен зоналар оештырылды. Бөтен теләүчеләр өчен куелган өстәл яңа гына әзерләнгән төрледән-төрле ризыкларның хуш исләрен таратып, авыз итәргә чакырып торды.

Бәйрәм бер сулышта узды. Чара  3 телдә "ТУГАН ЯК" җырын башкару   белән тәмамланды. Яңа Юл авылы  халкы бәйрәм кунакларын рәхмәт сүзләре белән озатып калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев