Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Яңа Юлда блиндаж шәмнәре ясадылар

Яңа Юл авылы клубында авыл халкы МХОдагы якташларыбызга ярдәм йөзеннән яндыру әсбаплары һәм блиндаж шәмнәре ясау өчен җыелды.

Эш бердәм башкарылды. Кемнең нәрсә белән шөгыльләнүе алдан сөйләшеп куелды. Кайберәүләр, сабынны уып, сөт шешәләренә бензин белән бергә тутырды. Икенчеләре гофрокартонны ленталарга кисеп, рулоннарга төрде һәм аны калай банкаларга салып, парафин һәм балавыз белән тутырдылар.

 Окоп -  блиндаж шәмнәренең хәрби өстенлекләре күп һәм ул безнең хәрбиләребезгә кулланырга бик уңай. Ул аз урын алып тора, җилдән сүнми, янганда төтене юк һәм теләсә кайсы шәмнән озаграк яна - 8 сәгать чамасы. Авылдашларның кем шәхсән үзе килә алмаган, кер сабыннары, буш шешәләр, башка кирәк-яраклар белән булышкан яки акчалата ярдәм күрсәткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев