Яңа Юлда «Блиндаж шәме»патриотик акциясе узды
Яңа Юл авыл клубы мөдире балалар өчен блиндаж шәмнәре ясау буенча мастер-класс үткәрде.
Блиндаж шәмнәре ясаганда, Сәрия Ефимова балаларга бу шәмнәрнең ни өчен кирәклеген, сугышчыларга нинди ярдәм китерәчәген, алар ясаган һәр блиндаж шәменең фронттагы солдатларга ярдәм итәчәген, моның ниндидер мавыгу түгел, бәлки Ватанга ярдәм икәнлеген аңлатты. Безнең мобилизацияләнгәннәр өчен блиндаж шәмнәре бик мөһим һәм кирәк. Мондый шәм 6-7 сәгать чамасы яктылык һәм җылылык биреп яна. Аны сүндереп, яңадан кабызырга мөмкин. Шәм янында җылынырга, аяк киемен киптерергә, ризыкны җылытырга, су кайнатырга була.
Күңел җылысы биреп, игелекле балалар кулы белән ясалган шәмнәр һәр солдатны җылытыр дип өметләнәбез! Без блиндаж шәмнәре ясауда битараф булмаганнарга рәхмәт белдерәбез,- диләр акцияне оештыручылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев