Яңа Юл балалары Таня Савичеваның көндәлеге белән таныштылар
Яңа Юл авылы клубында Ватанны саклаучылар елы кысаларында мөдир Сәрия Ефимова балалар белән «Ленинград батырлыгы. Таня Савичеваның көндәлеге» дип аталган мәгълүмати чара үткәрде.
Балалар Ленинград шәһәрендә камалышта калган яшәүчеләргә төшкән авыр сынаулар: ачлык һәм салкынлык, заводларда ирләр белән беррәттән эшләгән балалар һәм хатын-кызлар, Ленинградны совет солдатлары яклавы һәм оборонасы турында белделәр.
Бергәләп тагын да кызыксыну белән Таня Савичеваның көндәлегенә тукталдылар, "Таня Савичеваның блокада көндәлеге" документаль фильмын карадылар. Анда блокада көннәре һәм гади генә кызның сокланырлык тарихы, аның гаиләсе һәм чолгап алынган шәһәрне ташламаган барлык ленинградлылар турында сөйләнелә. Балалар Савичевлар гаилә әгъзаларының барысы да үлмәвен, Таняның абыйсы Михаил һәм сеңлесе Нинаның Җиңүне каршы алуларын һәм әле озак еллар буена Таняны эзләүләрен белделәр. Михаил 1988 елда, ә Нина 2013 елда 94 яшендә вафат була.

Балалар тормышларына сугыш бәреп кергән яшьтәшләре турында сөйләгәннәрне тын да алмыйча тыңладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев